Республика клиник хастаханәсенең отоларингология бүлеге белгечләре борын бүлгесендә операция ясаганда лайлалы тышчаны тегү методикасын патентладылар.
Медиклар мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә халыкның 90% - ына кадәр борын бүлгесе кәкрәюе бар. Һәм еш кына пациентлар борын бүлгесен турайту буенча уңышсыз операция нәтиҗәсендә перфорация барлыкка килә. Яңа ысул РКХ табибларына борын бүлгесен турайтырга һәм перфорацияләнгән борынны төзәтергә мөмкинлек бирә. Сүз уңаеннан, бу дөньяда борын куышлыгында иң еш операцияләнә торган патология.