Тукай районы Бәткә авыл җирлегенең Нефтебаза бистәсендә заманча җиһазландырылган яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. «В» тибындагы модульле корылманың мәйданы 62,5 кв.м тәшкил итә.
ФАП ачылышында Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Николаев А. Н., ТР Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итү буенча беренче урынбасары Хәбибуллин А. Р., Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Закиров Р. И., «Тукай РҮХ» ДАССУның баш табибы Сабирҗанов Г. Г. катнашты.