Н. И.Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты делегациясе БРКХ эшен югары бәяләде

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Н. И.Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты (РМТМУ) эш төркеме Республика балалар клиник хастаханәсенә эш визиты белән килде. Клиника администрациясе кунакларга оешманың структур бүлекчәләрен: кабул итү бүлеген, реанимация консультатив үзәген, яңа туган балаларны реанимацияләү бүлеген, реабилитация һәм психологик ярдәм бүлеген - күрсәтте. Шулай ук делегация «Роналд Макдоналд йорты» гаилә кунакханәсендә булды. Н. И. Пирогов исемендә РМТМУ вәкилләре клиниканың эш процессын оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International