Казанның 7нче хастаханәсе күчмә сырхауханә табиблары Биектау районы халкын кабул итә

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында "күчмә сырхауханә" эшен башлады. Бүген Казан шәһәренең 7нче клиник хастаханәсе белгечләре Биектау районының Дөбъяз авылы халкын кабул итә.

Автоклиникада кардиолог, невролог, уролог, кан тамырлары хирургы, акушер-гинеколог һәм офтальмолог кабинетлары бар.  Лаборатория тикшеренүләре кабинеты да каралган. Авыл җирлегенә шулай ук УЗИ-диагностика мобиль аппаратын да алып киләләр. “Күчмә сырхауханәләр” проекты Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International