Гриппка каршы вакцинация үткәрүне педиатр белән киңәшләшергә кирәк

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә гриппка каршы сезонлы вакцинация башланды. Моның белән бергә ата-аналарда күп кенә сораулар туа. Аларның иң еш очраганын без «Солнечная» балалар поликлиникасы мөдире Ольга Митинага бирдек.

- Ни өчен балага гриппка каршы прививка ясатырга кирәк?

-  Балаларга гриппка каршы вакцинация ясау нәтиҗәсендә хастаханәдә ятучылар әзрәк була, прививка ясау шулай ук авыр өзлегүләр килеп чыгуны киметә.

- Бер үк вакытта грипп һәм COVID-19 белән авыру куркынычы булуы дөресме? Шуңа бу сезонда гриппка каршы прививка ясау аеруча мөһим?

- Әлбәттә, бер инфекциянең икенчесенә салынуы куркыныч. Гриппка каршы вакцина коронавирустан сакламый, әмма гриппка каршы прививканы ясатырга кирәк, чөнки Covid белән йогышланган очракта, башка инфекцияләр авыруны көчәйтергә мөмкин. Өстәвенә, вакцина иммунитетны киметми, ул, киресенчә, саклану факторларын стимуллаштыра.

- Кайбер ата-аналар прививкадан чирләп була дип саный …

- Прививка авыруны китереп чыгара алмый. Өзлегүләре булган грипп, бу җәһәттән, күпкә куркынычрак күренә.

Гриппка каршы планлы сезонлы вакцинация үткәрү турында педиатр белән киңәшләшергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International