Мәскәү экспертлары КБМҮдә медицина ярдәме югары дәрәҗәдә күрсәтелә дип билгеләделәр

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенең эшен Н.И.Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты экспертлары бәяләделәр.

«КБМҮ» ДАССУда Мәскәүдән килгән делегация балаларга медицина ярдәмен күрсәтү тәртибенә аудит үткәрде. Делегация составына м.ф. д., профессор, педиатр, аллерголог-иммунолог Татьяна Куличенко; м. ф. д., проф., реаниматолог-анестезиолог Андрей Харькин; м. ф. к. педиатр Мария Лазарева; м. ф. к., педиатр Юлия Лашкова; м. ф. д, проф., педиатр, кардиолог Игорь Ковалев керде.

Комиссия «КБМҮ» ДАССУның баш табибы Марат Насыйбуллинның доклады белән танышканнан соң, КБМҮнең структур бүлекчәләре – балалар хастаханәсе, балалар сырхауханәсе һәм балалар медицина реабилитациясе һәм амбулатор-хоспис ярдәм бүлекләре эше белән танышты.

Мәскәү делегациясен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-педиатры Светлана Сенек, ТР ССМ Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Айгөл Борһанова, «КБМҮ» ДАССУның баш табибы Марат Насыйбуллин озата бардылар.

Аудит югары һәм урта дәрәҗәдәге җитәкчеләр һәм оешманың структур бүлекчәләре персоналы белән әңгәмә, эш урыннарында процессларны, инфраструктураның һәм җитештерү тирәлегенең торышын күзәтү һәм документацияләргә җентекле анализ ясау методларында төзелде.

Визит ахырында Мәскәү коллегалары «КБМҮ» ДАССУда балаларга медицина ярдәме югары дәрәҗәдә күрсәтелә дип бәяләделәр һәм алга таба уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International