Түбән Кама телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре гриппка каршы прививка ясадылар

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

«НТР-24» телекомпаниясе корреспондентлары, мөхәррирләре, яңалыклар тапшыруын алып баручылары, операторлары, монтажерлары, корректорлары һәм башка хезмәткәрләре ел саен вакцинацияләү кампаниясендә актив катнаша.

Бүгенге көндә 38000гә якын түбәнкамалы гриппка каршы прививка ясаткан инде. Беренче чиратта, прививкаларны риск төркеменә керүче кешеләр ясарга тиеш: медицина хезмәткәрләре, педагоглар, хроник авырулардан җәфа чигүче кешеләр, өлкәннәр, уку йортлары укучылары һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр.

Прививка кампаниясендә һәркем, шул исәптән йөкле хатын - кызлар да катнаша ала. Моның өчен яшәү урыны буенча участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International