Яшел Үзән бала тудыру йортында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында туган 700-нче баланы бүләкләү тантанасы булды.
Егор һәм Мария Петуховлар гаиләсендә кыз туган. Аңа Алисә дип исем кушканнар. Кыз гаиләдә икенче бала булды. Абыйсы Георгий сеңлесе тууга бик шат, аңа өч яшь ярым. Әниләре 7 нче мәктәптә педагог, ә әтиләре А.М. Горький исемендәге заводта эшли.
Бәхетле әти-әниләрне Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков котлады.
«Сезне район җитәкчесе Михаил Павлович Афанасьев исеменнән, шәхсән үз исемемнән котлыйм! Сәламәт булып үсегез, барысы да әйбәт булсын. Сезне кабат бала тудыру йортында күрербез дип өметләнәбез», - дип билгеләп үтте Денис Владиславович.
ТАССР 100 еллыгы кысаларында гаиләгә истәлекле медаль, шулай ук район хакимиятеннән чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырыдылар.