Түбән Кама балалар сырхауханәсендә "Вакцинация" акциясе узды

2020 елның 18 сентябре, җомга

"Солнечная" балалар поликлиникасында сәламәтлек саклау учреждениесе белгечләре "Вакцинация" акциясен уздырды.

1. Гриппка каршы кемгә прививка ясатырга кирәк?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы өлкән кешеләргә, кечкенә балаларга, йөкле хатын-кызларга һәм кайбер хроник авырулар булган (бронх-үпкә авырулары, диабет) кешеләргә гриппка каршы прививка ясатырга киңәш итә. Шулай ук медицина хезмәткәрләре дә вакцинацияләнергә тиеш.

2. Грипп ни дәрәҗәдә куркыныч?

Грипп диабет, йөрәк авырулары, хроник үпкәләр авыруы булганда авыр хәлгә һәм үлемгә китерергә мөмкин. Ел саен дөньяда грипптан 65 яшьтән өлкәнрәк якынча 60 000 кеше үлә.

3. Ни өчен прививканы ясаганнар да авырый?

Төрле елларда вакцинаның нәтиҗәлелеге төрле булырга мөмкин - бу  вирус төренең әйләнешенә һәм аларның вакцина компонентларына туры килүенә бәйле. Шулай ук кешенең сәламәтлегенә һәм яшенә, вакцинацияләнгәннән соң үткән вакытка да карый. Уртача алганда вакцина 18-64 яшьлек сәламәт кешенең 60% йогышлану очракларын булдырмый кала. Гриппка каршы вакцина вакцинациядән соң якынча 14 көннән соң нәтиҗәле була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International