Дәвалау процедураларын узуны җиңеләйтү өчен КБМҮнең кечкенә пациентларына күзлек бүләк иттеләр

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Кама балалар медицина үзәгенең балалар хирургиясендә интерактив ярдәмче барлыкка килде.

Сбербанк һәм «Шередарь» хәйрия фонды КБМҮнең балалар хастаханәсенә виртуаль чынбарлык күзлеген бүләк итте.

Күзлек хирургия бүлегенә тапшырылган, чөнки нәкъ менә монда балалар еш кына борчыла һәм авыртулар кичерә. Виртуаль чынбарлыкка чумып, бала курку һәм авыртулы процедуралар турында онытып торыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International