ТАССРның юбилей елында Мамадышта йөзенче бала туган

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Мамадыш РҮХдә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында туган йөзенче баланы бүләкләү тантанасы булды.

Менә Нәҗмиевлар гаиләсендә дә шатлыклы вакыйга булды!Малай 2020 елның 15 сентябрендә 9 сәгать 55 минутта туган. Мөнир-Фидаил һәм Лилия Нәҗмиевлар гаиләсендә икенче бала. Гаилә башлыгы “Татнефть Прекомпозит” ҖЧҖ (Алабуга шәһ.) оператор булып эшли, әнисе - белеме буенча икътисадчы.

Бәхетле әти-әниләрне Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Хузазянов һәм Мамадыш муниципаль районы ГХАТ Идарәсе башлыгы Ландыш Шайхутдиновна котлады.

ТАССР 100 еллыгы кысаларында гаиләгә истәлекле медаль, шулай ук чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International