“Кызыл зонада кардиологлар бик кирәк…”

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәнең 2нче кардиология бүлеге мөдире Любовь Михайловна Кузнецова госпитальдә инде икенче сменада эшләде. Беренче тапкыр табиб июльнең иң эссе көннәрендә кызыл зонада иде.

"Кызыл зонада кардиологлар бик кирәк. Биредә эш һәркемгә җитәрлек, безнең йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалаудагы белемнәребез биредә бигрәк тә кирәк. Пневмония белән авырганда патологияләр күп була, сулыш җитмәгәнгә йөрәккә дә авыр була. Шуңа күрә кардиологлар консультациясе монда бик кирәк.

Мин барыгызга да сәламәтлек, бәхет, гаиләләрдә иминлек телим. Кешеләр киңәшләр тыңласын иде һәм, кирәк булса, битлекләр кисеннәр, шәхси гигиена кагыйдәләре турында онытмасыннар иде".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International