«Госпитальдә сабырлык һәм командада эшләү мөһим, чөнки ялгыз кеше яу алмас»

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Балалар медицина реабилитациясе үзәге педиатры Надежда Кубасова да үзенең өченче сменасын ковид-госпитальдә тәмамлады. Табиб беренче смена иң авыры булган иде ди – июль аеның кызу көннәре, сортировкалау бүлегендә 50шәр пациент булган вакыт.

«Ул вакытта мин тәҗрибә тупладым, сораулар күп иде. Әмма без җитди әзерләнә идек – һәр көнне вебинарларны карап, Сәламәтлек саклау министрлыгының киңәшләрен өйрәндек, Казан табиблары белән языштык, һәр сменадан соң укыдык. Педиатриядән терапиягә килү куркыныч түгел иде – мин дәвалау факультетын тәмамлаган идем, ә интернатураны педиатрия буенча уздым. Үзебез авырып китүдән курыкмадык, чөнки госпитальдә без барыбыз да саклагыч костюмнарда идек. Әмма һәр пациентка ярдәм итә алмавымнан минем паника булды, әмма без барысын да башкарып чыктык», - дип сөйләде Надежда Николаевна.

Табиб үз коллегаларына – госпитальдә эшләгән кешеләргә һәм көннең теләсә кайсы вакытында элемтәдә булучыларга рәхмәтләрен белдерде. «Госпитальдә сабырлык һәм командада эшләү мөһим, чөнки ялгыз кеше яу алмас», - дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International