26 сентябрьдә Бөтендөнья контрацепция көне уңаеннан Казанның үзәгендә, Бауман урамында, ВИЧка бушлай тест тапшыра алачак. Чара кысаларында шулай ук шәһәр халкы һәм кунаклары өчен контрацепция чаралары таратылачак, белгечләр консультация бирәчәк.
Чараның программасы:
10:00 сәгатьтән DFM радиосы белән берлектә контрацептивлар таратылачак, һәм төрле интерактивлар үткәреләчәк.
12:00дән 15:00гә кадәр теләгән һәркем ВИЧ-инфекциясенә бушлай тест тапшыра һәм табиблар консультациясен ала алачак.