ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры Росздравнадзор стандартына туры килүгә аудитны уңышлы узды.
Аудитка сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең “Мониторинг һәм клиник-икътисадый экспертиза үзәге” ФДБУ генераль директоры урынбасары Олег Швабский җитәкчелегендә РКОДның барлык бүлекчәләренең эше куелды.
Ике көнлек эшкә нәтиҗә ясап, Олег Рудольфович аудитның уңышлы үтүе һәм кирәкле рекомендацияләргә тулысынча туры килүе турында белдерде.
“Без башка медицина оешмаларының коллегаларына сезгә тәҗрибә тупларга килергә тәкъдим итәчәкбез”, - дип тәмамлады Олег Швабский.