Үт юлыннан ташны һәм ялкынсынган үт куыгын Спас РҮХ хирурглары район хастаханәсе шартларында беренче тапкыр лапароскопик ысул белән – тишем ясап чыгардылар.
63 яшьлек хатын Спас үзәк район хастаханәсенә сары авыруына зарланып мөрәҗәгать итә. Дәвалау вакытында пациентта кискен температура күтәрелә, кан басымы төшә һәм эче нык авырта башлый.
Табиблар Республика клиник хастаханә белән видеоэлемтә буенча консилиумны җыя. Хатын-кызга тиз арада операция ясарга кирәк була.
Ике сәгать эчендә баш табиб урынбасары Роман Әхмәтҗанов һәм табиб-хирург Егор Самохвалов лапароскопик ысул белән — дүрт тишем ясап, ташлы үт куыгын һәм үт юлыннан ташны ала.
Өч көннән 63 яшьлек хатын-кыз өенә кайта.
Исегезгә төшерәбез, Спас РҮХ быел Республика клиник хастаханәсенең филиалы булды.