«Республика медицина профилактикасы үзәге» эшчәнлеге белән Владивосток клиник-диагностика үзәге җитәкчесе танышты

2020 елның 25 сентябре, җомга

2020 елның 24 сентябрендә Республика медицина профилактикасы үзәгенә дустанә визит белән «Владивосток клиник-диагностика үзәге» ДАССУның баш табибы А.А. Кабиева булды.

Кунакны «РМПҮ» нең баш табибы И. Н.Хәлфиев һәм профилактик ярдәм һәм сәламәтлек саклау бүлеге башлыгы Е. Д. Хафизова озатып йөрде.

Анжела Анатольевнага учреждение буенча экскурсиясе үткәрделәр. Аерым игътибар гигиена тәрбиясе һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бүлегенә бирелде.

Визит барышында иҗтимагый сәламәтлек үзәкләренең эшчәнлеген оештыру, сәламәтлек үзәкләренең киләчәктәге эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Илнур Нил улы аларның корпоратив программаларны тормышка ашыруда катнашуы турында үз фикерен җиткерде.

Очрашу ахырында Анжела Анатольевна кунакчыл хезмәттәшләренә рәхмәтләрне белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International