Бүген Бөтендөнья йөрәк көне билгеләп үтелә

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Түбән Кама РҮХнең кардиологлары бу орган турында барысын да белә. Алар бит үз һөнәрләрен йөрәкләре белән сайлаганнар!

Йөзем Хәмидуллина, халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары, Түбән Каманың баш кардиологы:

"Бөтендөнья йөрәк көне- бу безнең халыкның игътибарын йөрәк-кан тамырлары авыруларының барлыкка килү сәбәпләренә һәм аларны булдырмау ысулларына тагын бер кат игътибар итү мөмкинлеге. Йөрәк-ул безнең организмның төп моторы, һәм ул үзенә карата аерым кайгыртуны таләп итә».

Ләйлә Әхмәтҗанова, КДП мөдире, табиб кардиолог:

"Йөрәкнең теләсә кайсы авыруы – ул хроник авыру. Бу авыру даими контроль һәм табиб күрсәтмәләрен үтәүне таләп итә. Теләсә кайсы йөрәк-кан тамырлары авыруын контрольгә алу өчен, кайчагында тормыш рәвешен тамырдан үзгәртергә кирәк. Үзегезне һәм йөрәгегезне саклагыз".

Олег Мышкин, реанимация һәм интенсив терапия палатасы белән кичектергесез кардиология бүлегенең табиб кардиологы:

"Йөрәк - куыш орган. Аның күләме якынча кеше йодрыгы хәтле. Йөрәк – ул мускул, әмма гади мускул түгел. Безнең организмда дистәләрчә еллар рәттән ял итмичә эшләгән башка мускуллар юк. Йөрәкне сакларга, актив рәвеш алып барырга, дөрес тукланырга, начар гадәтләрдән баш тартырга кирәк».

Ләйсән Батырова, 2нче кардиология бүлегенең табиб кардиологы:

«Мин пациентларга тормышта уңай эмоцияләр кичерү мөһим дип әйтәм, чөнки барлык уңай һәм тискәре эмоцияләр йөрәк аша уза. Сезнең йөрәкләрегез бары тик уңай эмоцияләр һәм яхшы кешеләр өчен генә ачык булсын, алар сезгә бу хис-тойгылар бүләк итсен».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International