"Һәр көнгә сөенеп яшәргә кирәк.."

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Гөлүсә Әбделхәдәй кызы Фәйзуллина-Түбән Кама РҮХнең 1нче номерлы поликлиникасының көндезге стационарының хезмәт бүлмәләрен җыештыручы. Гөлүсә Әбелхәдәевна 66 яшендә автомобиль йөртә, бакчада мул уңыш һәм чәчәкләр үстерә, яраткан шөгыленә – бәйләүгә вакыт таба.

- Гөлүсә Әбелхәдәевна, пенсия яшенә җиткән ир-атларга һәм хатын-кызларга нинди киңәшләр бирер идегез?

- Мин миңа 66 яшь булуына әле дә ышанмый. Мин үз эшемне бик яратам, безнең коллектив та бик әйбәт. Әгәр кеше үз эшен теләп, яратып эшли икән, ул картаймы, дип уйлыйм. Мин иртән уянам да кояш нурларына, зәңгәр күк йөзенә сөенәм, балаларым сәламәт булуыма сөенәм. Бакчадагы һәр чәчәккә сөенеп яшим. Газон буйлап яланаяк үтәм дә, янә шатланам. Кешегә бәхет өчен нәрсә кирәк? -Тормышка уңай караш һәм һәр көнгә сөенеп яшәү. Хәрәкәт турында да онытырга ярамый, чөнки хәрәкәттә бәракәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International