Кама балалар медицина үзәге эше белән Бурятия делегациясе танышты

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Дустанә эш визиты белән Бурятия Республикасының Улан-Удэ шәһ. медицина оешмаларының вәкилләре Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенә килделәр.

Делегация составына Балалар Республика клиник хастаханәсенең баш шәфкать туташы Дарима Сосорова, Республика стоматология хастаханәсенең баш шәфкать туташы Марина Балданова, Республика клиник туберкулезга каршы диспансерының баш шәфкать туташы Баирма Цыпылова һәм СМС бүлеге башлыгы Виктория Батомункуева керде.

Бурятия коллегалары КБМҮнең Балалар хастаханәсе бүлекчәләре эше; планлы, ашыгыч тәртиптә пациентларны кабул итү логистикасының тулы циклы, клиниканың сыйфат бүлегенең һәм шәфкать туташлары хезмәтенең эше белән танышты. Визит барышында делегациягә медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын эчке тикшерү системасын оештыру буенча Росздравнадзорның гамәли тәкъдимнәрен гамәлгә кертү буенча проектны тормышка ашыру этаплары тәкъдим ителде. Учреждение эшчәнлеге белән танышканнан соң, кунаклар клиникада пациентларга медицина ярдәмен күрсәтүнең югары дәрәҗәсен һәм персоналның эшләү өчен максималь уңайлыкны тәэмин итүче тудырылган шартларны югары бәяләде һәм аларны үз тәҗрибәдә кертергә ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International