29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Казанда ел саен үтә торган Россия кардиологларның илкүләм конгрессы уза. Чара онлайн форматта үтә. Форумга 10 меңгә якын табиб онлайн тоташа ала. Форум программасында 160 тан артык симпозиум каралган, анда ил кардиологлары йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау, диагностикалау һәм кисәтү кебек мәсьәләләр турында фикер алыша.
Белешмә
Россия кардиология җәмгыяте - ел саен конгрессны оештыручы— илнең иң зур профессиональ медицина берләшмәләреннән санала. Анда 7 меңнән артык белгеч катнаша.