Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында В.А. Алмазов исемендәге Милли медицина тикшеренү үзәгенең җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Киңәшмә министр урынбасары-Казан шәһ.сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков, ведомство җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасының олылар һәм балалар травматологиясе һәм ортопедиясе хезмәтен кураторлык итүче баш штаттан тыш белгечләр катнашуында узды.
Татарстанда үлүчеләр санының, шул исәптән юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә алынган җәрәхәтләрдән соң да иң түбән күрсәткече билгеләнгән.
Авыруны иртә ачыклау һәм травматология-ортопедия хезмәтенә кадрлар җәлеп итү мәсьәләләре актуаль булып кала.