Йөрәк көнендә Түбән Кама медпрофилактика белгечләре һәм волонтерлар «Олимп» сәүдә үзәгендә гадәти булмаган акция уздырдылар.
Бирегә килүчеләр сәламәт яшәү рәвеше темасына төрле уеннарда катнаштылар. Аларның кан басымын да үлчәделәр: 74 кешенең 38ендә кан басымы югары булып чыкты, алар барысы да тиешле рекомендацияләр алдылар.
"Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, элеккечә үк, безнең республика халкы үлемендә беренче урынны алып тора. Безнең максат - шәһәр халкының игътибарын үз сәламәтлегенә җәлеп итү. Гипертониянең беренче билгеләре яки йөрәк тибеше бозылганда кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк",- ди оештыручылар.
Бу хакта тулырак: https://tat.e-nkama.ru