Республика клиник хастаханәсендә өстәмә COVID-бүлекләр ачыла

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә кковид йогышлы һәм шуның нәтиҗәсендә патологияләре булган пациентлар өчен өстәмә COVID-бүлекләр ачыла.

Яңа бүлекләр 2 октябрьдә эшне көчәйтү һәм Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсе белгечләренә ярдәм итү максатыннан ачыла.

«Без коронавирус йогышы расланган пациентларга акушерлык, махсуслаштырылган терапия, хирургия һәм травматология ярдәмен күрсәтү бүлекләрен ачачакбыз. РКХдә бай фәнни базага ия күппрофильле клиниканың киң мөмкинлекләре бар, шуңа  патологияле авыр пациентларга да ярдәм күрсәтеләчәк. ОРВИ белән авыручылар һәм, нәтиҗә буларак, йогышлы стационарга мөрәҗәгатьләр саны арту фонында, консилиум карарларын таләп итүче авыр пациентларның үз вакытында махсуслаштырылган дәвалану алуы мөһим. Әлеге пациентларга коронавирус йогышы белән авыручылар, йөкле хатын-кызлар, юл – транспорт һәлакәтләрендә яки төрле авырулардан интегүче ир-атлар һәм хатын-кызлар», - дип аңлатты баш табиб урынбасары Марсель Миңнуллин.

РКХ штат режимда эшләячәк. Тиешле планлы тикшерүләр һәм госпитализацияләр, шул исәптән югары технологияле ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк.

Безнең ярдәмгә мохтаҗ барлык республика халкы аны тиешле күләмдә һәм сыйфатлы итеп алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International