Татарстан Республикасының кан үзәге сыйфат өчен бүләккә ия булды

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 28 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә РФ Иҗтимагый палатасының Гражданнар сәламәтлеген саклау һәм сәламәтлек саклауны үстерү комиссиясе, РФ Иҗтимагый палатасы каршындагы Кан донорлыгы буенча координацион үзәк инициативасы белән «Сәламәтлек саклау үсешенең милли Фонды» белән берлектә "Россиядә кан һәм аның компонентлары донорлыгын үстерүнең актуаль мәсьәләләре" дигән темага аралашу мәйданчыкгы узды.

Кан хезмәте оешмаларында кан донорлары өчен булдырылган шартлар сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре ясалды. Россиянең барлык регионнарының кан хезмәтенең 85 оешмасы бәяләнде.

 кан донорлары һәм аның компонентлары донорлары өчен Кан хезмәте оешмаларында булдырылган мәгълүмати ачыклык һәм һәркем өчен мөмкин булу өлешендә шартларның сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча ТР ССМ Республика кан үзәге «Знак качества» махсус иҗтимагый бүләкнең көмеш стандартына ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International