Сәламәтлек саклау тармагы ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар. Коронавирус таралуга бәйле рәвештә кертелгән кайбер чикләүләр белән бәйле рәвештә, профсоюз комитетлары вәкилләре һәм медицина оешмалары хезмәткәрләре өлкән буын вәкилләрен өйләренә барып бүләкләр тапшырдылар. Алар ветераннарга Татарстан сәламәтлек саклау тармагын торгызуга һәм ныгытуга керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби-кыр хирургы Татьяна Андреевна Емелинаны һәм аның сеңлесе, тармак ветераны Анна Андреевнаны, ведомство эшләре белән идарә итүче Идеал Айзетуллов һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Лилия Аберхаева котлады.
Өлкәннәр декадасы бүген, 1 октябрьдә башланып китте. Декада кысаларында сәламәтлек саклау оешмаларының табиб-белгечләре урында ятучы ялгыз өлкәннәрнең өйләренә барачаклар. Казанда сәламәтлек үзәкләре базасында (7, 8, 10 номерлы шәһәр сырхауханәләре; шәһәр хастаханәләре №№2, 12, 16, 18) өлкәннәрне медицина белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча ачык ишекләр көннәре узачак.