1 октябрьдә геронтолог көне һәм Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Юкка гына бу ике бәйрәм бер көнне билгеләп үтелми. Геронтология-организм картаюның биологик, психологик һәм социаль факторларын, шулай ук картаюга каршы көрәш ысулларын өйрәнә торган фән.
Бүгенге көндә Түбән Кама үзәк район күппрофилле хастаханәдә 4 табиб-гериатр эшли.
Табиб-гериатр Резеда Нуртдинова билгеләп үткәнчә, кешенең картаю процессын туктатырга ярамый, әмма бәйсез лаеклы яшәү чорын озайтып була.
"Безнең пациентлар 65 яшьтән. Әгәр пациент, олы яшьтә булуына һәм саулыкның ныклыгына карамастан, мөстәкыйльлекне һаман да саклый икән, гериатр консультациясе аның киләчәк язмышын билгели ала. Бездән еш кына яшь булып калыр өчен нишләргә дип сорыйлар. Җавап гади. Иң мөһиме - хәрәкәтләнү, теләсә нинди сырхаулардан бушлай дару-хәрәкәт!».
Без хөрмәтле табибларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, аларга уңышлар телибез. Ә барлык өлкән яшьтәге пациентларга да күңел күтәренкелеген сакларга, һәр көнгә сөенеп, табибка сирәгрәк йөрүләрен телибез. Якыннарыгызның һәм туганнарыгызның мәхәббәте сезнең өчен иң яхшы витамины булсын. Үзегезне саклагыз, бәхетле булыгыз!