Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара Яр Чаллы шәһәренең «Сугыш ветераннары госпитале» ДАССУда узды.
Госпиталь стационарында дәваланучы өлкән яшьтәге пациентларны Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, ТР Премьер-министры ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин, шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев котлады.
"Әгәр йортның нигезе яхшы икән-йортта җылы һәм уңайлы булачак. Татарстан Республикасында да шул ук хәл. Аны кем булдырган? Сез булдырдыгыз! Һәм бу фундамент бүген нык, сезнең балаларга, оныкларыгызга һәм безгә алга таба да иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Шәһәрләр үзгәрә, юллар, балалар бакчалары, мәктәпләр төзелә, яр буйлары кәнфит кебек күренә һәм бу сезнең хезмәтегез!"- Наил Гамбәр улы пациентларга мөрәҗәгать итеп.
Госпитальнең баш табибы Резедә Мәүлетова үз чыгышында госпитальнең бөтен коллективы 4 ай буе махсус куркыныч инфекцияләр буенча госпиталь рәвешендә эшләгәннән соң гадәти режимга әйләнеп кайтуга шат булуын билгеләп үтте.
Бәйрәмдә барлык пациентларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.