Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Казанның 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә сәламәтлек саклау системасында дистәләгән еллар эшләгән атказанган хезмәткәрләрне котладылар.
Бөтен коллектив исеменнән хезмәткә зур өлеш керткәннәре өчен баш табиб Рөстәм Гайфуллин зур рәхмәт белдерде.
Әлеге хезмәткәрләр лаеклы ялда булсалар да, яраткан сырхауханәдә хезмәт эшчәнлеген дәвам итәләр.