Казанның сәүдә үзәкләрендә Йөрәк көненә багышланган акцияләр узды

2020 елның 2 октябре, җомга

2020 елның 29 сентябрендә «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ «Волонтерлар-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә Казан шәһәренең «Мега», «Кольцо» сәүдә үзәкләрендә 15:00 дән 19:00гә кадәр халык өчен мәгълүмат-пропаганда чараларын оештырдылар.

Акция барышында волонтерлар-медиклар квест үткәрделәр, 480 кешенең артериаль кан басымын үлчәделәр, йөрәк авыруларын кисәтү турында белешмәләр таратты. Акция инсульт һәм инфаркт кебек кискен халәтләрне тану күнекмәләренә өйрәтүгә, шулай ук йөрәк-кан авыруларын кисәтүдә сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеген билгеләүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International