Бөтендөнья пациентлар куркынычсызлыгы көнен үткәрү нәтиҗәләре турында

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Бу акциянең тарихы 2019 елның 25 маенда, 72 нче сессия кысаларында Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясе WHA72.6 «Пациентларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча глобаль гамәлләр» дигән резолюция кабул иткәннән соң башланды һәм 17 сентябрьне Бөтендөнья пациентлар куркынычсызлыгы көне дип игълан итте.

2020 елда акцияне үткәрү

17 сентябрьдә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья пациентларның иминлеге көненә багышланган пресс-конференция булды. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы буенча Росздравнадзор территориаль органының сәламәтлек саклау өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Елена Сәгъдиева, Республика клиник хастаханәсенең клиник-эксперт һәм оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары Елена Демьянова һәм Казан медицина университетының госпиталь педиатриясе кафедрасы доценты Рушан Мамлеев җавап бирде.

Сәламәтлек саклауда куркынычсызлык Бөтенроссия олимпиадасында 586 кеше катнашты, алар арасында медицина хезмәткәрләре дә, пациентлар да булды.

Медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар өчен куркынычсызлык сораулары буенча 7 меңнән артык буклет медицина оешмаларына җибәрелде.

Кызганыч, эпидемиологик хәл катлаулы булу сәбәпле, планлаштырылган фәнни-гамәли конференцияләр, халык белән очрашулар әңгәмәләр үткәреп булмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International