Бүген табиб-урологлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

2020 елның 2 октябре, җомга

Бүген табиб-урологлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Алар сидек системасы, ир-атларның җенси системасы, бөер өсте бизе авыруларын диагностикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнә. Квалификацияле урологлар хәзерге заман дәвалау-профилактика оешмаларының штатында тора.

Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсендә шулай ук урология бүлеге эшли. Биредә төрле яшьтәге балаларны тәҗрибәле табиблар дәвалый.

Хастаханәнең аерым горурлыгы лапароскопик операцияләр булып тора, аларны балалар урологлары-хирурглары үткәрә. Хирургиядә заманча эндоскопик, лапароскопик  ысулларны куллану балада өзлегүләр куркынычын киметә, бала тизрәк тернәкләнә.

Без табиб-урологларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, аларга нык сәламәтлек, һөнәри һәм шәхси тормышларында уңышлар телибез! Хезмәтегез өчен рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International