Кадерле хезмәттәшләр!
Табиб һөнәре - хөрмәткә лаеклы һөнәр. Табиб һөнәре тирән белем, җаваплылык, сабырлык һәм фидакарьлек таләп итә.
Быел, пандемия чоры, сезнең өчен зур сынау булды, ләкин сез үз бурычыгызны намуслы һәм фидакарь башкарасыз, һәр пациентның тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәшәсез. Коронавирус инфекциясенә каршы көрәшнең алгы сафларында сез профессиональ һәм кешелекле булуыгызны күрсәтәсез.
Без табиблар җәмәгатьчелеген бу бәйрәм белән котлыйбыз һәм барлык табибларга һөнәрләренә тугры калулары, кешеләргә ихластан ярдәм итәргә торулары өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең хезмәт алдында баш иябез!