Самара өлкәсендә яшәүче 63 яшьлек ир-атның сөт бизе метастазлы яман шеше һәм простата шешен диагностикалаганнар. Анда пациентка операция ясарга алынмаганнар, чөнки аның диабет, пневмофиброз, йөрәк җитешсезлеге була.
Өметсезләнеп, ир-ат ярдәм итә алырлык хастаханәне эзли башлый. Ир Казанда шәхси клиникага мөрәҗәгать итә. Казан медиклары химиотерапия билгели.
Сүз уңаеннан, сөт һәм мәни бизенең яман шеше әлеге пациентның нәселендә булган.
Ир-ат ярты ел дәвамында сигез химия курсын узган. Сөт бизләренең шеше алты тапкыр, озынлыкка 1 сантиметрга кадәр кимегән. Димәк, операциягә ятарга мөмкин була.
Шәхси клиниканың баш табибы Максим Дружков Республика клиник хастаханәсенә 2нче урология бүлегенә Михаил Ульянинга мөрәҗәгать итә. Белгечләр операциянең мөмкин варианты турында фикер алыша һәм пациентны РКХнә тикшеренүгә чакыра.
Анализлардан һәм тикшерүләрдән соң, табиблар бер операция ясап сөт бизе яман шешенә дә, мәни бизенең яман шешенә дә, һәм өстәп, ир-атка комачаулаган кендек бүсеренә дә операция ясый алулары турында нәтиҗәгә килә . Ике сәгать эчендә РКХ табиблары ике шеш һәм бүсергә операция ясый.
Хәзер ир-атка гомер буе табибларда күзәтелергә һәм антигормональ терапияне кабул итәргә кирәк булачак. Операция һәм дәвалану мәҗбүри медицина иминияте программасы кысаларында булай иде.