Татарстанга Кырым Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе килде

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Татарстанга эш визиты белән Кырым Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе килде. Очрашу кысаларында кунаклар Татарстанның дәвалау оешмалары эше белән танышачак. Делегация составында Кырым Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Савельев һәм Н.А. Семашко исемендәге Республика клиник хастаханәнең амбулатор-поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары, медицина фәннәре докторы, Кырым Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-терапевты Анна Николаева килде.

Бүген кунаклар белән ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм ведомствоның профильле бүлекләре җитәкчеләре очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International