Чирмешән үзәк районхастаханәсендә үз ветераннарын хөрмәтләделәр

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Чирмешән хастаханәсендә районның өлкән буын табибларына багышланган тантаналы чара узды. Чирмешән үзәк район хастаханәсендә лаеклы ялга киткән табибларны, шәфкать туташларын, санитаркаларны һәм техник персоналны беркайчан да онытмыйлар. Бу көнне актлар залында бәйрәм кәефе хөкем сөрде. Мондый очрашулар һәрвакыт аерым җылылык һәм ихласлылык белән аерылып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International