Түбән Кама табиблары кызыл зонадагы эш турында сөйләде

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Узган атнада Түбән Кама РҮХнең йогышлы госпиталендә зур смена тәмамланды-ике атналык сменаны эшләгән медицина хезмәткәрләре үз бүлекләренә кайттылар, аларга алмашка хезмәттәшләре килде. Кызыл зонадан чыкканнан соң медиклар тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм пациентларның күбәюе турында сөйләделәр.

Түбән Кама РҮХнең 2нче гинекология бүлеге мөдире Эльмира Магомедова үзенең беренче ике атналык сменасын эшләде. Авыр пациентларны Эльмира Магомедовна элек тә караган, ләкин, коллегаларының күпчелеге кебек үк, башка эш төре булганга борчылган.

"Минем өчен госпиталь пациентлары үзенчәлекле. Алар авыруны авыр кичерәләр , куркалар, газапланалар, әмма барыбер яшьләренә карамастан – тырышалар, көрәшәләр һәм безнең әйткәннәрне үтиләр. Әлбәттә, кемдер көйсезләнә, әмма без барыбер уртак тел табабыз. Шулай ук пациентлар бик рәхмәтле, без бары рәхмәт сүзләрен ишеттек», - дип сөйләде Э.Магомедова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International