Кешеләр бездән ярдәм көтә

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең 1нче номерлы сырхауханәсенең гомуми практика табибы Оксана Васильевна Бондаренко COVID-госпиталендә икенче тапкыр.

"Госпитальгә икенче тапкыр килгәндә кайда һәм ничек эшләгәнен беләсең, шуңа эшләү җиңелрәк. Беренче тапкыр килгәндә тәҗрибәле коллегалар бик булышты, ә хәзер без яңа килгәннәргә мондый шартларда нәтиҗәле эш тәртибен әйтәбез.

Биредә һәр пациентны дәвалау анамнез җыюдан башлана. Без, һичшиксез, кешенең нинди хроник авырулары булуын, пациентның өйдә нинди препаратлар кабул итүен ачыклыйбыз. Төрле пациентларга, халәтенә карап, төрле вакыт бирәбез. Кемдер янына сәгать саен киләбез, температураны, кан басымын үлчибез.

Госпитальдәге пациентлар башка, алар бик курка, ярдәм көтәләр, ярдәмгә мохтаҗ. Аларга өйдә гаиләләре көтүен, госпитальдә дәвалану яхшы булуын һәм уңай нәтиҗә үзен озак көттермәячәген әйтәбез. Һәм, әлбәттә, аларга мондый игътибардан аларга җиңелрәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International