Түбән Кама табибы хатын-кызлар сәламәтлеге турында сорауларга җавап бирде

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Хатын-кыз сәламәтлеге бозылу билгесе берсе  - циклның өзеклеге. Түбән Кама Хатын-кызлар консультациясенең табиб-акушер-гинекологы Ирина Сушилова кайсы очракта белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген сөйләде:

"Менструация циклы - бу төгәл вакыт интервалы: күремнең беренче көненән чираттагы күрем башлануга кадәр. Күрем циклы 21дән 35 көнгә кадәр булырга мөмкин. Күпчелектә чираттагы менструациягә кадәр 28-29 көн. Менструация гадәттә өч-җиде көн дәвам итә. Әгәр хатын-кыз менструация циклы 21 көннән кыскарак, яки киләсе күремнәр бер айдан соң башлана, моның сәбәбен ачыкларга кирәк.

Менструация циклы бозылу - кече оча органнары эшендә проблемалар барлыкка килүнең бер билгесе.

Әгәр хатын-кызның циклы бозылса, менструаль кан күләме үзгәрсә, авыртулар булса, кичекмәстән гинекологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Цикл үзгәрүе - бу һәрвакытта да авыру дигән сүз түгел, бу организм яраклашуы яки хатын-кызның шәхси үзенчәлеге булырга мөмкин. Тик моны бары тик тикшеренгәннән соң гына билгеләргә була.

Циклны бозылуы организмның гормональ бозылуы, калкансыман биз, бөер, гипоталамус, күкәйлекнең дөрес эшләмәве аркасында килеп чыгарга мөмкин.

Циклның бозылу сәбәбе: яман һәм яман шешләр, шул исәптән полиплар һәм дисплазия, кистлар, күкәйлек поликистозы, эндометриоз һәм аденомиоз, кече очада ялкынсыну, җенси инфекцияләр, шикәр диабеты, кан авырулары, туры килми торган контрацептив була ала.

Цикл бозылу проблемасы белән, һичшиксез, гинекологка мөрәҗәгать итәргә һәм тикшерү узарга кирәк. Пациентны кан һәм бәвел анализына җибәрәләр, флорга мазок алалар, җенси инфекцияләргә анализлар бирергә һәм УЗИ узарга киңәш итәләр. Бу минималь тикшерү. Әгәр югарыда санап үтелгән ысуллар нәтиҗә бирмәсә, кан анализын гормоннарга тапшыралар, эндокринологка җибәрәләр.

Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International