Түбән Каманың балалар хирурглары елына 300 дән артык аз инвазив операция үткәрәләр

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе хирурглары «Б.Браун Медикал» компаниясе тарафыннан бирелгән Aesculap җиһазларын кулланып берничә катлаулы лапараскопик операция ясады.

Түбән Кама хирурглары белән компания күптән хезмәттәшлек итә, бу җәйдә «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән «Танеко» компаниясе хастаханә өчен 1 млн.400 мең сумлык лапароскопик операцияләр өчен аларның инструментларын сатып алды. Перинаталь үзәкле балалар хастаханәсендә башкара торган лапароскопик операцияләр саны шактый арткан.

Лапароскопия - хирургиянең иң яңа алымы, аның ярдәмендә эчке органнарда операцияләр зур булмаган тишемнәр аша үткәрелә. Бу тишемнәр аша корсак куышлыгына углекислый газ, видеокамера (ул сурәтләрне мониторга тапшыра), операция үткәрелә торган инструментлар кертелә. Түбән Каманың балалар хирурглары елына 300дән артык шундый операция үткәрә.

Яңа тубуслар, энәләр, зажималар, эндоскопик кайчылар һәм башка лапароскопик операцияләр өчен кирәк җиһазларны хирурглар актив кулланалар инде. Табибларның тагын бер зур хыялы - визуализацияләү өчен комплектны алыштыру. Бу медикларның мөмкинлекләрен шактый киңәйтергә, кечкенә пациентлар өчен куркынычсызлыкны арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Өч көнгә «Б.Браун Медикал» компаниясе белгечләре Түбән Кама табибларына иң заманча медицина җиһазларын куллану, аның сыйфатын һәм уңайлылыгын бәяләү мөмкинлеге бирде. Бу вакыт эчендә хирурглар берничә катлаулы операция ясый алды. Ярдәмегез өчен рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International