Татарстан Республикасының Атказанган табибы Розалия Мөнир кызы Газизҗанова вафат булды

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасының Атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, «ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССУның башлыгы урынбасары - суд-медицина экспертизасы табибы Розалия Мөнир кызы Газизҗанова кинәт вафат булды.

Розалия Мөнир кызы Газизҗанова 1968 елның 11 гыйнварында туа. 1998 елда С.В. Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлый. 1998 елдан башлап мәетләрнең экспертиза бүлегенең суд-медицина эксперты табибы вазыйфасында эшли. 2004 елда РСМЭБ суд-медицина экспертының оештыру-методик эш башлыгы урынбасары вазыйфасына күчерелде. 2014 елда медицина фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ия булды.

Розалия Мөнир кызы Татарстан Республикасында зур масштаблы гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү буенча бюроның оператив штабы эшен оештыруда күп тапкырлар катнашкан. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән (2005 ел). 2010 елда «Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре»тармак билгесе белән бүләкләнгән. «Булгария» теплоходы һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә актив катнашканы өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Коткару хакына бердәмлек өчен» (2011) һәм «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының XXV еллыгы» (2015) медальләре, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мактау грамотасы (2016), Казан шәһәре Совет районы администрациясе башлыгының Мактау грамотасы (2016) белән бүләкләнгән. Татарстан Республикасының атказанган табибы (2016).

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Розалия Мөнир кызының туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Хезмәттәшләре аны югары профессиональ табиб, оптимистик, чиксез эшчән һәм энергияле хатын-кыз буларак истә калдырачак. Розалия Мөнир кызының Татарстанда гына түгел, Россиянең медицина җәмәгатьчелеге арасында да дуслары күп иде. Гомер буе медицинага багышлаган игелекле, ярдәмчел кеше. Дуслар һәм хезмәттәшләр аның турында якты истәлекне мәңгегә сакларлар.

Хушлашу 9 октябрьдә 9:00 сәгатьтә суд-медицина экспертизасы бюросы бинасы ишегалдында (Себер тракты ур., 31 а) узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International