Пациентларның үзләрен яхшы хис иткәнен белгәч, күңелләр шатлык һәм горурлык хисе белән тула

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

"Сугышлар ветераннары өчен госпиталь" табиб-неврологы Владислав Александрович Шалаев пандемия башланганнан бирле Яр Чаллы шәһәренең ике ковид-госпиталендә эшләргә өлгергән.

"Табиблар рекомендацияләрен берсүзсез үтәгән пациентлар тиз арада төзәлүгә барды", - дип сөйли В.Шалаев.

"Бервакыт пациент шалтырата һәм: «Мин мөстәкыйль рәвештә 10 чакрым уза алам», - ди. Пациентларның үзләрен яхшы хис иткәнен белгәч, күңелләр шатлык һәм горурлык хисе белән тула".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International