ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында ведомство максатларын һәм бурычларын гаммәви формалаштыру турында фикер алыштылар

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Казанда «2021 елга ТР сәламәтлек саклау министрлыгының максатларын һәм бурычларын гаммәви формалаштыру» проектын гамәлгә ашыруда эксперт сессиясе утырышы булды.

Очрашуда ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесенең урынбасары – Иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире Тимур Халиков, бүлекнең баш киңәшчесе Булат Ширеев, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов, шулай ук министрлык хезмәткәрләре катнашты. Ведомство экспертлары дистанцион форматтагы утырышта катнаштылар. Очрашу барышында 2019 һәм 2020 елларда проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, шулай ук 2021 елга перспективалар турында фикер алыштылар.

«2021 елга ТР сәламәтлек саклау министрлыгының максатларын һәм бурычларын гаммәви формалаштыру» проектын тормышка ашыру буенча экспертларның тәкъдимнәрен карау буенча Иҗтимагый совет утырышы 23 октябрьдә 14:00 сәгатьтә ТР сәламәтлек саклау министрлыгы бинасында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International