Яшел Үзән РҮХдә сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен бәйрәм чарасы узды. Очрашуда "Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау ветераны" исемнәре бирелде.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау ветераннарының республика советы карары белән әлеге исемгә 11 ветеран лаек булды, алар Яшел Үзән РҮХдә озак еллар эшләгән һәм хәзер лаеклы ялда.