АМЯХ табиблары некроз белән җимерелгән бот сөяген торгыздылар

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның сентябрь аенда Яр Чаллы шәһәре АМЯХ хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә бил сызлавы аякка бәрә торган авыртулар белән 34 яшьлек егет мөрәҗәгать итте.

Табиблар сүзләренә караганда, күпчелек очракта, әлеге зарланулар белән, яшьләр остеохондрозга һәм умырткалар арасындагы дисклар бүсерләренә шикләнеп мөрәҗәгать итә. Әмма сызлауларның сәбәбе күпкә куркынычрак булуы ачыклана.

АМЯХ рентгенология бүлеге мөдире Яхин Руслан Миндияр улы җитди патологияне – бот сөякләре очларының асептик некрозны ачыклый. Элегрәк пациентка яман шеш авыруы буенча үткәрелә торган химиотерапия  әлеге патологиягә сәбәп булган.

Травматология-ортопедия бүлекләренең мөдирләре: Кутявин Альберт Леонидович һәм Габдуллин Руслан Габдулбар улы кичекмәстән оча-бот буыннарын этаплап алыштыру турында карар кабул итә.

Катлаулы операция уздырылды. Хәзерге вакытта пациент хастаханәдән өенә кайтарылган һәм үзен яхшы хис итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый операциядән соң берничә айдан кеше йөри ала, ә ярты елдан соң тулысынча тернәкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International