БРКХ хирурглары бөерләрнең сирәк аномалиясе белән балага операция ясады

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

-Безнең кечкенә пациентыбыз тумыштан ук сул ягында гидронефротик трансформация булганга табибларда күзәтелде. Күп тапкыр яшәү урыны буенча тикшерелде, әмма аномалия сизелмәде. УЗИ-диагностика аномалия булуын күрсәтте, - дип сөйли табиб-балалар урологы Рәшит Байбиков.

Дагасыман бөер китереп чыгаручы авыруларның иң киң таралганы муентык белән сидек юлларын компрессияләү аркасында чыккан гидронефроз булып тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге аномалия пиелонефрит яки нефролитиаз кебек авырулар барлыкка килүгә китерергә мөмкин, алар, үз чиратында, бөернең хроник кимчелегенә китерә.

- Диагнозны ачыклау өчен, пациентка бөер ангиографиясе үткәрелде, анда өстәмә түбән поляр кан тамыры ачыкланды, ул дагасыман бөернең сул сегментыннан бәвел агуның бозылуына сәбәп булды. Һәм инде оператив тыкшыну барышында гына да әлеге аномалиянең сирәк очрагы - ретрокаваль муентык рәвешендә  ачыкланды, - дип аңлатты Рәшит Салихович.

Үткәрелгән операция уңышлы узды һәм бала өйгә кайтарылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International