Түбән Каманың балалар хирурглары магнит шарларын йоткан балага катлаулы операция уздырдылар

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе хирурглары 15 магнит шарчыкларын йоткан 4 яшьлек малайга операция ясадылар.

Бала гаиләсе Түбән Камага кунакка Мәскәүдән килгән. Сабый магнит конструкторны таба. Сабый конструктор белән уйнамый, ә авызына тутыра һәм йота. Малай аларны ике көн йоткан. Ашказаны-эчәк тракты эчендә, аның төрле өлешләрендә булып, шарлар бер-берсенә тартыла һәм ябыша, ашказаны, нечкә һәм юан эчәк бер-берсенә тоташа. Тагын бераз тоткарлансалар перитонит башланыр иде. Түбән Кама хирурглары катлаулы операция уздырдылар. Ашказанын, нечкә һәм юан эчәкне ачып,, кечкенә генә 4 сантиметрлы кисемнән 15 шарны чыгарды.

Балалар хирургы, Перинаталь үзәкле 1нче шәһәр балалар хастаханәсе хирургия бүлеге мөдире:

«Бу магнит шарлар темасы инде 5 ел элек үк актуаль иде. Ул чакта бу конструкторлар сатуда пәйда булды һәм «йотучыларның»дулкыны китте. Бу темага массакүләм мәгълүмат чараларында бик күп материаллар чыккан иде. Хәтта закон дәрәҗәсендә дә әлеге уенчыкларны сатуны тыю турындагы тәкъдим кертелде. Чөнки зыяны бик җитди иде. Балалар магнит ашаганын, әйтмиләр бит. Ата-аналар кискен ялкынсыну башланганда гына табибка бара. Рентген ясагач кына сәбәп нәрсәдә икәнен ачыклана. Соңгы елларда бу тема тынып торды, һәм менә кичә без янә шундый очрак белән очраштык. Малай 15 шар йоткан.  Ярый әле вакытында өлгердек. Хәзер малай төзәлүгә бара".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International