Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының нурланышлы һәм инструменталь диагностика буенча баш белгече, профессор Игорь Тюрин: профилактика максатларында компьютер томографиясен ясатмаска киңәш итә

2020 елның 23 октябре, җомга

Covid-19 пандемиясе аркасында кайбер кешеләр компьютер томографиясен табиб билгеләмәгән килеш ясата башлаган. КТ үпкәләрдә үзгәрешләрне яхшы күрсәтә, әмма ул инфекцияне ачыкламый. Пациентның авыру симптомнары булып та, компьютер томографиясе үпкәләрдә үзгәрешләр күрсәтми икән, бу аның коронавирус инфекциясе юк дигәнен аңлатмый. Ковид йогышын ачыклау өчен ПЦР-тест һәм аннан башка иммунологик тестлар узарга кирәк.

Компьютер томографиясе үпкәдәге үзгәрешләр ачыкласа, бу пациентның коронавирус инфекциясе белән йогышланганын аңлатмый. Мондый үзгәрешләр грипп вакытында да барлыкка килергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International