Татарстанга өлкәннәр өчен гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе килде

2020 елның 23 октябре, җомга

Татарстанга гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе 337 490 доза Совигрипп препараты кайтты. Вакцина олылар өчен билгеләнгән.

Дүшәмбедән республика халкы поликлиникага прививка ясатырга мөрәҗәгать итә ала. Беренче партияне исәпкә алганда Татарстанга өлкәннәр өчен вакцинаның 50% дозасы кайтарылды. Бүгенге көндә 700 мең татарстанлы гриппка каршы прививка ясарга өлгергән инде. Гриппка каршы вакцинаның соңгы өченче партиясе октябрь ахырына киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International