23-24 октябрьдә Казанда Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Офтальмологиядә яңа технологияләр-2020» фәнни-гамәли конференциясе узды.
Катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, чара онлайн-форматта үтте.
Чарада Россия Федерациясенең 59 төбәгеннән, шулай ук Украина, Белоруссия, Казахстан һәм Эстониядән 2000гә якын кеше катнашты.
Конференцияне оештыручылар-ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР ССМ проф. Е.В. Адамюка клиник офтальмология хастаханәсе, Казан дәүләт медицина академиясе һәм Казан дәүләт медицина университеты.
Көн тәртибенә катарактаны, глаукоманы дәвалау, витреоретиналь хирургия, кератопластика, балалар офтальмологиясе, күзләрнең ялкынсыну авыруларын дәвалау, сәламәтлек саклауны оештыру мәсьәләләре кертелгән иде.
Конференция кысаларында фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләре, күз авыруларын дәвалауда һәм диагностикалауда яңа алымнар турында фикер алыштылар, уникаль клиник очраклар, әйдәүче офтальмологларның докладлары тәкъдим ителде.